news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гырон Быдтон» республика бәйрәме Мамадыш районында узачак

«Гырон Быдтон» республика бәйрәме Мамадыш районында узачак
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

«Гырон Быдтон» республикакүләм удмурт традицион мәдәнияте бәйрәме Мамадыш районында узачак. Язгы кыр эшләрен тәмамлауга багышланган масштаблы чара 27 июньдә Пуйкә авылында үткәрелә.

«Милли бәйрәм – ул, беренче чиратта, безнең белән бер җирдә яшәүче халыкның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле белән танышу. Иң мөһиме – бу традицияләрне киләчәк буынга тапшыру. Шунысы да мөһим: нәкъ менә шундый милли бәйрәмнәр республикабызда яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм уртак традицияләребезне күрсәтә», – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Быел «Гырон Быдтон» Мамадыш районында уза. Бәйрәм 2019 елда да биредә үткәрелгән иде. Пуйкә авылы территориясендә инфраструктура әзерләнгән: кунакларны агач йортлар каршы алачак, анда удмурт халкының традицион киемнәре, милли ризыклары һәм йолалары белән танышырга мөмкин булачак.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Оештыручылар кунаклар өчен бай программа әзерли. Чара кысаларында театральләштерелгән тамашалар, концерт номерлары, күмәк уеннар һәм конкурслар, балалар өчен программа көтелә.

«Бәйрәмнең эчтәлегенә килгәндә, ул һәрвакыт үзгәреп торырга тиеш, ел саен бер үк нәрсә күрсәтеп булмый. Төп мәгънәләрне саклап калып, бәйрәмгә карата кызыксынуны арттыру мөһим. Бу – катлаулы бурыч, әмма оештыручыларыбыз аны уңышлы башкарып чыгачак, дип саныйм», – дип билгеләп үтте Дамир Натфуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot