news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гыйракта туй вакытында чыккан янгында 450дән артык кеше һәлак булган һәм зыян күргән

Гыйракның Найнава провинциясендәге янгын нәтиҗәсендә корбаннар һәм яраланучылар саны 450 кешедән артып киткән. Бу хакта Al Arabiya агентлыгы хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын туй вакытында ябык бинада фейерверклар куллану нәтиҗәсендә чыккан, нәтиҗәдә залга ут капкан. Янгын тиз арада зур мәйданга таралган һәм хәлне катлауландырган. Билгеләп үтелгәнчә, туй барган концерт залында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәгән.

Элегрәк 100 кешенең һәлак булуы, 150дән артыгының яралануы хакында хәбәр ителгән иде. Соңрак Гыйракның Кызыл Хач җәмгыяте корбаннар һәм җәрәхәтләнүчеләр саны 450 кешедән артып китүе хакында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot