Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гыйрак кунаклары Казан кулъязма Коръәненә бәя бирде
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтендә «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII халыкара икътисади форумы кунаклары: Гыйрактан танылган сәясәт эшлеклесе Адил Абдубл-Мәхди Шүббар, Гыйрак Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Габдел-Кәрим Хашим Мостафа һәм Россия Федерациясенең Гыйрак Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эльбрус Кутрашев белән очрашты. Аларны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев озата йөрде. Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссиясе башлыгы, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәсел дәвамчысы шәех Мәъмүн ар-Рави катнашты.
Мөфти беренче чиратта кунаклар өчен Диния нәзарәте тарихи комплексы буйлап экскурсия үткәрде, Галиев мәчетен һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен күрсәтте һәм аларның күренекле татар мәгърифәтчесе һәм дин галиме Галимҗан Баруди исеме белән бәйле бай тарихы, төзекләндерү эшләре турында сөйләде. Нәзарәт бинасында кунакларны Татарстан мөселман җәмгыяте тормышы, мөфтиятнең киң кырлы эшчәнлеге һәм татар дини мирасы белән таныштырды. Камил хәзрәт шулай ук нәзарәтнең аерым проектларына – «Хозур ТВ» мөселман телеканалына һәм «Даруль-кутуб» түләүсез электрон китапханәсенә тукталды.
Очрашуда шулай ук Россия тарихында кулдан язылган беренче Казан Коръәне тәкъдим ителде. Аның турында шәех Мәъмүн ар-Рави сөйләде. Кунаклар Диния нәзарәтенең күпкырлы эшчәнлегенә, Татарстанда исламның үсеш тарихына һәм татар халкының бай рухи мирасына сокланды. Камил хәзрәт һәм шәех Мәъмүн ар-Рави аларга очрашу истәлеге итеп кулъязма мүсхәф нөсхәләрен бүләк итте. Алар бу бүләкне «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» халыкара икътисади форумы кысаларында беренчеләрдән булып алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз