Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гыйнварда россиялеләр 15 көн генә эшләячәк, ял көннәре саны -16
2026 елның гыйнварында Россия халкының ял көннәре саны эш көннәре саныннан артып китәчәк. Гражданнарны 15 эш көне һәм 16 ял көне көтә. Бу хакта Superjob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалин белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Эксперт ассызыклаганча, елның беренче ае гадәттәгечә җитештерү календаре буенча иң кыскасы булып тора, әмма агымдагы елда каникуллар дәвамлылыгы алдагы чорларга караганда да озынрак.
Классик биш көнлек атна графигы буенча эшләүче хезмәткәрләр өчен өзлексез Яңа ел каникуллары 2025 елның 31 декабрендә башланды һәм 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, ял итүнең гомуми озынлыгы 12 көн тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз