news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнвар ахырында Казанда аномаль җылы һәм явым-төшем аз булачак

Бу атнада Татарстан башкаласына аномаль җылылар килде. Ай ахырына кадәр шәһәрдә явым-төшем дә аз булыр дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Якын көннәрдә Казанда көндезге температура -5...-6 градус, төнге сәгатьләрдә -7...-8 градус булачак. Бу кыска вакытлы җылыну. Элегрәк без суык һава торышын алып килгән Идел буе антициклоны йогынтысында идек. Ләкин хәзер безгә җылы һава массалары килә. Без Атлантикадан килгән циклон перифериясендә. Якын көннәрдә Казанда тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 5-6 градуска югарырак булачак. Мондый җылы һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк», – диде ул.

КФУ спикеры алдагы ун көндә Казанда тәүлеклек уртача температураның нормадан 4 градуска югарырак булачагын билгеләп үтте. Бу атнада бераз кар яварга мөмкин. Шул ук вакытта шәһәрдә явым-төшем аз күзәтелә.

«Гыйнварда без явым-төшемнең аз булуын күрәбез. «Казан университеты» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, шәһәр үзәгендә кар катламының биеклеге хәзер 40 см тирәсе», — дип белдерде Переведенцев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100