Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гыйнвар аеннан үзмәшгульләр түләнә торган больничный терки алачак
Киләсе елдан үзмәшгульләр социаль фондта ирекле рәвештә иминиятләштерелсәләр һәм даими рәвештә взнослар кертсәләр, түләүле больничныйлар рәсмиләштерә алачак. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте дип яза ТАСС агентлыгы.
Мишустин сүзләренчә, взносның максималь күләме елына 35 яки 50 мең, шул ук вакытта айлык түләүләр якынча 1 300 – 1 900 сум була, төгәл сумма стажга һәм башка факторларга бәйле.
«Сәламәтлеккә бәйле проблемалар, әлбәттә, кешене керемсез калдырып, кесәгә сугарга мөмкин. Социаль иминиятләштерүдә ирекле катнашу – мондый очракларда үз иминлегеңне кайгырту», – диде Мишустин.
Мишустин сүзләренчә, бу ысул тәҗрибә кысаларында, үзмәшгульләр өчен эксперименталь салым режимы белән беррәттән 2028 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз