news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч татарстанлыларның Путинга күпләп тавыш бирүе турында: Аңа илдә тиңнәр юк

Россия Президентын сайлауларда Татарстанда уздырылган экзит-пул нәтиҗәләре буенча Владимир Путинның 89 процент тавыш җыюы билгеле булды. Татарстан Республикасында «Диалог Төбәкләр» җәмгыятенең аерым бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Гыйльмиев нигә татарстанлыларның Путинга күпләп тавыш бирүе турында фикерен белдерде. Ул бу хакта «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Хәзер илдә тотрыклылыкны саклау мөһим, шул исәптән хакимияттә дә. Аңа (Владимир Путинга – ТИ) илдә тиңнәр юк. Путин Президент вазифаларын яхшы башкара һәм дөрес сәясәт алып бара», – диде белгеч.

Ул шулай ук халыкның сайлауларда катнашырга теләге зур булуын да билгеләп үтте.

«Халыкның үз позициясен белдереп, үзләренең кандидатларына теләктәшлек белдерәсе килә. Гражданлык бурычын белдерү балаларының һәм оныкларының киләчәген сайлау алар өчен бик мөһим булуын күрсәтә. Гомумән алганда, бу ил тормышында мөһим вакыйга», – диде Марсель Гыйльмиев.

  • 17 март 18.00 сәгатькә Татарстан халкының 81,5 проценты Россия Президентын сайлауларда тавыш биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100