news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гыйльми дәрәҗәсе булган кешеләрне өлешчә мобилизациядән азат итәргә җыеналар

«Новые люди», КПРФ һәм ЛДПР партиясе депутатлары гыйльми дәрәҗәсе булган кешеләрне өлешчә мобилизация кысаларында чакырудан азат итү турындагы закон проекты төзеп, Дәүләт Думасына кертте. Документ Дәүләт Думасының электрон базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Авторлар сүзләренчә, хәрби бурыч һәм мобилизация турындагы законнар арасында каршылык бар – ул гыйльми дәрәҗәсе булган гражданнарны мобилизация буенча чакырудан азат итү турындагы нигезләмәгә кагыла.

«Закон проекты федераль законнардагы әлеге каршылыкны бетерергә һәм гыйльми дәрәҗәсе булган гражданнарның өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырудан азат ителүгә хокукын беркетергә тәкъдим итә. Өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырудан азат итү турындагы әлеге хокук тулы мобилизация үткәрү ситуациясенә кагылмаячак», диелгән документка аңлатма текстында.

news_right_1
news_right_2
news_bot