Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гыйльметдинов: Татарстан - дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда үрнәк булып тора
Россиядә 1 гыйнвардан дәүләтнең милли сәясәте буенча яңа Стратегия гамәлгә керәчәк. 2012 елдан 2025 елга кадәр гамәлдә булган стратегиянең Татарстан Республикасында үтәлеше нәтиҗәләре турында «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде.
Аның сүзләренчә, Татарстан гамәлдәге стратегияне тормышка ашыруда да, яңа стратегик документны формалаштыруда да актив катнашкан.
«Республика дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда терәк регион һәм үрнәк булып тора», — дип ассызыклады Гыйльметдинов.
Депутат билгеләп үткәнчә, Татарстанда халыклар арасында мөнәсәбәтләр өлкәсендә системалы эш оештырылган, бу хәзерге институтлар һәм механизмнар белән дә раслана. Мәсәлән, ТР Президенты каршында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы эшли, аның утырышларында ел дәвамында берничә тапкыр милли сәясәт мәсьәләләре карала.
«Республика җитәкчесе [Рөстәм Миңнеханов] бу теманы контрольдә тота», — дип өстәде парламентарий.
Стратегияне гамәлгә ашыруның төп элементлары арасында депутат шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясын атады, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин җитәкли.
Моннан тыш, Халыклар дуслыгы йорты төрле халык вәкилләре өчен хезмәттәшлек мәйданчыгы булып тора, анда даими һәм системалы эш корылган. Республикада халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән берничә дәүләт программасы да кабул ителгән.
Депутат Татарстанның чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү үзәкләре булдыру экспериментында да катнашуын билгеләде.
«Татарстан бу экспериментта беренчеләрдән булып катнашты — ул бары биш субъектта гына уздырыла. Үзәкләр хәлне анализларга һәм дәүләткә хезмәт мигрантлары белән эшне ничек оештырырга кирәклеген аңлатырга тиеш», — дип аңлатты ул.
Татарстан тәҗрибәсе уңышлы булса, ул башка регионнарда да кулланылырга мөмкин, дип билгеләп үтте Гыйльметдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз