news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Гыйльметдинов: Россия Президентын сайлау кампаниясе гади булмаган шартларда уза

Россия Президентын сайлау гадәти булмаган шартларда уза. Күп кенә гражданнар ил өчен шушы авыр чорда сайлауда катнашуның әһәмиятен аңлый. Җәмгыятьтә консолидация сизелә. Бу хакта «Бердәм Россия» порталына интервьюда РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләрп буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов әйтте.

«Россия Президентын сайлау буенча быелгы кампания гади булмаган шартларда уза. Ил махсус хәрби операция үткәргәндә, безнең дошманнар теләсә нинди ысуллар белән гражданнарны тигезлек, тотрыклылыктан чыгарырга, тавыш бирүгә комачауларга тырыша», – диде Гыйльметдинов.

Ул диверсантларның чик буе территорияләренә үтеп керү, дроннар һөҗүме, күп кенә төбкәләрдә бюллетеньнарны бозу, мәгълүмат кырында һөҗүмнәрне мисалга китерде.

«Мәгълүмати сугышның максаты – илнең, җитәкчелекнең абруен каралту, коткы кузгату. Ләкин алар берни булдыра алмый. Сайлау бара, без бу процессны күзәтәбез. Татарстанда нәтиҗәгә тәэсир итәрлек зур хилафлыклар, белүемчә, ачыкланмаган», – диде депутат.

«Дәүләт, депутатлар корпусы махсус хәрби операция төгәлләнсен өчен барысын да эшли, алга таба ничек эш итәсе турында аңлау бар», – дип ассызыклады ул.

Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә кабул ителгән барлык мөһим инициативалар, беренче чиратта, «Бердәм Россия» партиясенең закон чыгару эше нәтиҗәсе, дип искәртте Илдар Гыйльметдинов. Бу, беренче чиратта, илне, махсус операциядә катнашучыларны, аларының гаиләләрен саклауга юнәлдерелгән бюджет. Хәрбиләргә ярдәм буенча махсус фонд булдыру.

Депутат бюджеттан финанслау каралган илкүләм проектларга тукталды. «Татарстан бүген дистәләгән дәүләт программасында катнаша – мондый күләмнәрне хәтерләмим. Бу мәктәпләргә капиталь ремонт, юллар төзелеше, сәламәтлек саклау һәм башкалар», – диде Гыйльметдинов.

Депутат илкүләм проектларга һәрвакыт төзәтмәләр, өстәмәләр кертелеп торганын искәртте. «Партия халыкны ишетеп, илкүләм проект һәм федераль программаларга өстәмәләр кертүнең дистәләгән мисалларын беләм», – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100