news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гыйбатдинов бала туган гаиләләрнең ипотекасын исәптән чыгарырга тәкъдим итте

Торак мәсьәләсен хәл итү Россиядә туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта «NEWS.ru» басмасына сенатор Айрат Гыйбатдинов белдерде. Аның фикеренчә, дәүләткә яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү механизмын яңадан карарга һәм нәтиҗәлерәк чаралар булдырырга, шул исәптән бала туган гаиләләрнең ипотека бурычын исәптән чыгару мөмкинлеген гамәлгә кертергә кирәк.

«Яшь ата-аналар үз йорты, тотрыклы кереме, сыйфатлы белем һәм сәламәтлек саклау хезмәтләре алу мөмкинлеге булачагына ышанырга тиеш. Адымнарның берсе — бала туган гаиләнең ипотекасын өлешчә яисә тулысынча исәптән чыгару механизмы», - дип ассызыклады парламентарий.

Моннан тыш, ул беренчел кертем түләмичә генә ипотекага торак сатып алу мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә ана капиталы еш кына беренче түләүне каплау өчен җитәрлек түгел, шул сәбәпле гаиләләр бала алып кайтуны кичектерә.

Икътисади чаралардан тыш, сенатор мәдәни сәясәт дәрәҗәсендә гаиләнең уңай образын формалаштыру мөһим дип саный. Ул ассызыклаганча, дәүләт ярдәме белән төшерелгән кинофильмнардагы төп геройлар традицион кыйммәтләрне гәүдәләндерергә — әти һәм әни булырга, якыннары турында кайгыртырга һәм гаилә тормышы алып барырга тиеш.

«Балалы гаилә норма, шәхес үсешенең иң яхшы юлы буларак кабул ителергә тиеш. Бу җәмгыятьнең аңына йомшак, әмма эзлекле рәвештә сеңдерелергә тиеш», - дип йомгаклады Гыйбатдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot