news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гвинея-Бисау Президентына Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк буенча экскурсия үткәрделәр

Гвинея-Бисау Президентына Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк буенча экскурсия үткәрделәр
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Умар Сисоку Эмбалога Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк буенча экскурсия үткәрделәр һәм Татарстан Республикасының икътисади потенциалын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Бүгенге көндә ике ил арасында товар әйләнеше юк, әмма республика җитәкчеләре продукция җибәрүне җайга салырга мөмкин булган күп кенә юнәлешләрне күрә.

Искәртик, чит ил кунагы Татарстан башкаласына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде. Лидерлар дәүләт башлыклары саммитында очрашкан иде. Очрашуда республика Рәисе белдергәнчә, Татарстан җирле предприятиеләрнең продукциясен Африка иленә чыгару белән кызыксына.

news_right_1
news_right_2
news_bot