Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Хәбетдинова «үзенчәлекле» балалар тәрбияләнә торган гаиләләрдә булды
Татарстанның Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова һәм ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булды. Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган декада дәвам итә.
Кунаклар Гыйльмановлар гаиләсенең хәлен белде. Кече уллары, 19нчы мәктәпнең VII сыйныф укучы Айдар, сәламәтлегенә дә карамастан, «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый, мәктәптә үткәрелә торган чараларда актив катнаша. Гаилә башлыгы – махсус хәрби операция зонасында.
Солтановлар гаиләсендә дә әтиләре Донецк янында алгы сызыкта хезмәт итә. Уллары Артур Әлмәтнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә белем ала.
Әнисе Вера Валериевна малайның өй эшләрен мөстәкыйль рәвештә эшләргә тырышуы хакында сөйләде. Артурның апасы Регина педагогика көллиятендә укый.
Азат Кадыйров гаиләләргә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Гүзәл Хәбетдинова исә аналарга хезмәтләре һәм кайгыртучанлыклары, махсус хәрби операция зонасындагы ирләренә ышанычлы тыл булганнары өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук социаль ярдәм күрсәтү, гаиләләрне борчыган проблемаларны хәл итәргә булышучы көнкүреш мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз