news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм тапшырды

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова махсус операция зонасында хәрби бурычлар үтәүче хәрбиләр янына барып кайтты. Бу юлы алгы сызыкка 48нче гуманитар конвой – район халкы, предприятиеләре һәм оешмалары ярдәме белән җыелган 10 тоннадан артык йөк китерелде.

Ярдәм составында – радиоэлектрон саклану чаралары, мототехника, генераторлар, коптерлар, маскировка челтәрләре, медицина препаратлары, инструментлар, шулай ук хәрбиләр өчен исемле посылкалар.

«Безнең хәрбиләр бурычларны профессиональ рәвештә башкара, алар нык рухлы. Без алар белән горурланабыз, – диде Гүзәл Хәбетдинова. – Районыбыздан гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм».

Район башлыгы хәрбиләр белән аралашты, аларның теләкләрен һәм үтенечләрен тыңлады – аларның барысы да контрольгә алыначак. Ул хәрби егетләргә батырлык, ныклык, кыюлык һәм тиз арада җиңү белән өйләнеп кайтуларын теләде.

Хәрби хезмәткәрләр «Ассоль», «Мегасети», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» гуманитар штабларына, шулай ук битараф булмаган район халкына рәхмәт белдерде.

Муниципалитетның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә, Әлмәт районы махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби хәрәкәтләр зонасына 570 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән.

Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot