Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гүзәл Хәбетдинова махсус операция хәрбиләренең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова махсус операциядә һәлак булган геройларның туганнарына һәм якыннарына дәүләт бүләкләре – Батырлык ордены, «Кыюлык өчен» медале, II дәрәҗәдәге «Батырлык» медале һәм Суворов медале тапшырды.
Бүләкләрне тапшырганда ул хәрбиләрнең батырлыклары өчен тирән рәхмәт белдерде һәм гаиләләргә шәһәр администрация тарафыннан даими ярдәм вәгъдә итте.
Хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Әлмәт районы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мобилизациянең беренче көннәреннән үк шәһәрдә «Своих не бросаем» оператив штабы эшли, ул хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Штабка 8 (8553) 26-01-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз