news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Хәбетдинова бертавыштан Әлмәт районы башлыгы итеп сайланды

V чакырылыш Әлмәт районы Советы депутатлары Гүзәл Хәбетдинованы бертавыштан муниципаль район башлыгы итеп сайлады. Карар яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителгән. Гүзәл Хәбетдинова Татарстан тарихында район башлыгы булган икенче хатын-кыз булды. Беренчесе – Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева иде.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров яңа җитәкче кандидатурасын хуплады.

«Билгеләнүнең беренче көненнән диярлек Әлмәт районы белән эшлим. Аның эш алымнарын, хезмәткәрләргә куйган таләпләрен, һәр мәсьәләне никадәр тирән каравын күрәм. Шунсыз нәтиҗәгә ирешеп булмый. Районның социаль-икътисади үсеш бурычлары барысы да хәл ителер дип ышанам», – диде ул.

Тавыш бирүдә барлыгы 59 депутат катнашкан: Хәбетдинова кандидатурасы өчен 58 кеше тавыш биргән, бер бюллетень гамәлдән чыгарылган.

Нәтиҗәләр билгеле булгач, Гүзәл Хәбетдинованы депутатлар һәм чакырылган кунаклар котлады. Ул хезмәттәшләренә ышаныч өчен рәхмәт әйтте, ант бирде һәм район башлыгы вазифасына рәсми кереште.

Даими нигездә район башлыгы урынбасары итеп Роза Әфләтунова, даими булмаган нигездә – Андрей Зимин билгеләнде. Конкурска кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Айдар Каюмов башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot