Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гүзәл Хәбетдинова Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларга бүләкләр тапшырды

Бүген гомумшәһәр киңәшмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова РФ Саклану министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләрен тапшырды.
Гүзәл Хәбетдинова кылган батырлыклары һәм хәрби бурычларын лаеклы үтәгәннәре өчен якташларына ихлас рәхмәтен белдерде, аларга нык сәламәтлек һәм җиңү яулап тизрәк өйгә кайтуларын теләде.
«Яшь буын һәм район халкы чын геройларның безнең арада яшәвен белергә һәм аларга тигезләнергә тиеш», - дип билгеләп үтте җитәкче.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.
Әлмәт районы матбугат хезмәте фотолары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз