news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәттә яңа җитәкчеләр билгеләнү турында игълан итте

Фото: © Илнур Фәсхетдинов

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова гомумшәһәр киңәшмәсендә яңа кадрлар билгеләнү турында хәбәр итте.

Ачык конкурс йомгаклары нигезендә Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Илнур Фәсхетдинов билгеләнде. Ул 2019 елдан Әлмәт районы Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсен җитәкли, ә 2024 елдан район башкарма комитеты җитәкчесенең цифрлы үсеш буенча урынбасары вазифасын башкара.

Фото: © Айдар Насыйров

Район башкарма комитетының сәүдә, кулланучыларга хезмәт күрсәтү һәм эшмәкәрлекне үстерү бүлеге җитәкчесе итеп Айдар Насыйров билгеләнде. Яңа вазифага билгеләнгәнче ул шул ук бүлектә баш белгеч булып эшләгән, 2024 елның октябреннән җитәкче вазифаларын башкарган. Хезмәттәшләре бәяләвенчә, үзен җаваплы һәм инициативалы белгеч буларак күрсәткән.

Җитәкчеләргә яңа вазифаларында уңышлар һәм нәтиҗәле эш теләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot