Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы ветераннарына бүләкләр тапшырды
Өлкәннәр көнендә Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Бөек Ватан сугышы ветераннары Людмила Даниловна Березова, Николай Афанасьевич Федотов, Зоя Ивановна Евстафьева һәм Сәлимә Нәбиулла кызы Нәбиуллина янына барды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән ул ветераннарга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды, ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы һәм якыннарының кайгыртуын теләде.

«Безнең өлкәннәр – ул безнең таяныч һәм үрнәк. Сезне шәхсән котлау мөмкинлеге булу минем өчен зур шатлык. Сезнең һәр көнегез якыннарыгызның җылысы һәм хөрмәте белән җылытылуын телим!» - диде Гүзәл Хәбетдинова.

Әлмәт районы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, ветераннарга котлауларны шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм район Ветераннар советы Рәисе Владимир Яшанин тапшырган.
Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз