Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы Мәдәният идарәсенең яңа җитәкчесен игълан итте
13 октябрьдән Әлмәт муниципаль районының Мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифасын Роза Галиева башкара. Яңа җитәкчене гомумшәһәр киңәшмәдә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова тәкъдим итте.
Роза Галиева – тәҗрибәле җитәкче. Элегрәк ул Актүбә шәһәр тибындагы бистәсен җитәкләгән, шулай ук Азнакай районы башлыгы урынбасары вазифасын башкарган.
«Роза Алмас кызының җитәкче вазифаларында эшләү тәҗрибәсе зур. Аның җитәкчелек сәләте һәм җаваплы карашы районыбызның мәдәни тормышын уңышлы үстерергә ярдәм итәр, дип ышанам», – дип ассызыклады район башлыгы.
Галиева бу вазифада декрет ялына киткән Лола Салихованы алмаштырды.
Мәдәният идарәсенең яңа җитәкчесенә илһам, матур идеяләр һәм район халкы файдасына булдырылган проектларны уңышлы тормышка ашыруын теләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз