Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда уңышлар теләде
Әлмәт районында Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башланды. Сынауларның беренче көнендә 202 укучы тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән белемнәрен тикшерә.
Имтиханнар кампаниясе башлану белән укучыларны район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова котлады. Ул укучыларга үз көчләренә ышануларын һәм мөһим сынауларны уңышлы җиңеп чыгуларын теләде.
«Уңышлы нәтиҗәләрегез теләгән һөнәрегезгә юллама булсын. Уңышлар сезгә, егетләр һәм кызлар!» – дип билгеләп үтте Хәбетдинова.
Быел Әлмәт районында барлыгы 774 унберенче сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясен узачак. 4 июньдә аларны рус теленнән, ә 8 июньдә база һәм профиль дәрәҗәсендәге математикадан имтихан көтә.
Шул ук вакытта тугызынчы сыйныф укучылары өчен дә йомгаклау аттестациясе башлана. Аларның төп имтиханнар чоры 2 июньнән 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Районда имтиханнар уздыру өчен мәктәпләр базасында алты пункт әзерләнгән. Барлык аудиторияләр дә видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз