Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе булды
Әлмәт районы муниципаль районы Советының 47 нче сессиясендә депутатлар Гүзәл Хәбетдинованы район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләүне бертавыштан кабул итте.
Депутатларга һәм коллегаларына мөрәҗәгать итеп, яңа җитәкче күрсәтелгән ышаныч өчен ихлас рәхмәт белдерде һәм куелган максатларга ирешү өчен уртак эшнең мөһимлеген әйтте.
Үз докладында Гүзәл Хәбетдинова эшнең берничә өстенлекле юнәлешен әйтте. Болар: транспорт һәм торак-коммуналь инфраструктураларын яхшыртуга юнәлдерелгән стратегик планнар эшләү һәм үтәү, уңайлы мохит оештыру, мәгариф өлкәсен һәм мәгариф кластерларын үстерү.
Моннан тыш, җитәкче төп, әйдәп баручы һәм эре предприятиеләр, урта һәм кече бизнес белән тыгыз хезмәттәшлектә икътисади һәм сәнәгать күрсәткечләрен яхшыртуга игътибарны юнәлтте.
«Әлмәт районын һәр кеше уңайлы яши һәм лаеклы эшкә ия булырлык итеп, мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен иң яхшы урын итү. Безнең бар тырышлык та халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк», – диде Гүзәл Хәбетдинова.
- Гүзәл Хәбетдинова – Татарстанның атказанган икътисадчысы. 2020 елда ул «Ел җитәкчесе – 2020» бәйгесендә «Югары конкурентлык сәләте өчен» номинациясендә җиңде. Ул муниципаль берәмлек белән 14 ноябрьдән җитәкчелек итә башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз