news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт башлыгы итеп сайланды

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт башлыгы итеп сайланды
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәттә бишенче чакырылыш шәһәр советының беренче сессиясе узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә шәһәр башлыгын сайлау булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул Гүзәл Хәбетдинованың кандидатурасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады, дип билгеләп үтте. Мөхәммәтшин шулай ук аның профессиональ сыйфатларын ассызыклады.

«Сайлау кампаниясе әлмәтлеләрнең гамәлдәге хакимиятне хуплавын, аңа ышануын күрсәтте, - диде парламент спикеры. - Гүзәл Мөдәрисовна үзенең эшкә сәләтлелеген, кешеләр белән уртак тел таба белүен дәлилләде, аның кандидатурасын нефтьчеләр хуплады. Ул тәҗрибә туплый, әлмәтлеләр арасында гына түгел, гомумән республикада абруй һәм хөрмәт казана. Халыкның Хәбетдиновага ышануын узган сайлаулардагы нәтиҗә дә раслый – ул шәһәрдә иң югары нәтиҗә белән (70,22 процент) 6нчы номерлы бер мандатлы округ буенча шәһәр советы депутаты итеп сайланды».

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар шәһәр башлыгы итеп бертавыштан Гүзәл Хәбетдинованы сайлады. Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң ул үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде, ант бирде һәм рәсми рәвештә вазифага кереште.

Әлмәт районы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сессия барышында шулай ук район советына вәкил сайлау, вакытлыча нигездә шәһәр башлыгы урынбасарын билгеләү һәм башка оештыру мәсьәләләре каралган. Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot