news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Уразова: Бүген - бердәмлек бәйрәме, гаилә бәйрәме

Гүзәл Уразова: Бүген - бердәмлек бәйрәме, гаилә бәйрәме
Фото: © Абдул Фархан, «Татар-информ»

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова бүгенге көнне «Бердәмлек бәйрәме, гаилә бәйрәме» дип атады.

«Гаилә белән сайлауларга» фестиваль концертында Гүзәл Уразова чыгыш ясый. Аның чыгышы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда бара. Шулай ук, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны да туры эфир белән тоташты.

«Татарстаныбыз матур, искиткеч үрнәк. Кайда гына барсак та, шунда яшибез бит дип Казанга горурланып кайтабыз. Бер-беребезне яратып яшик. Бер-беребезне хөрмәтләп яшик, бердәм яшик», – диде ул җырлары арасында концертка килгән халыкка мөрәҗәгать итеп.

  • Бүген «Яңа гасыр» телеканалында 14 сәгатьлек телемарафон бара. Ул 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Студиягә җәмәгать, сәясәт эшлеклеләре, җырчылар, хезмәт династияләре, «Күрше фест» проектында катнашучылар һәм башкалар килә.
news_right_1
news_right_2
news_bot