news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Удачина: Татарстанның һәр муниципалитетын яратам

«Защитники Отечества» фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында әлеге фондның эшчәнлеге белән таныштырды.

«Безнең максат – әйләнеп кайткан егетләргә уңайлы шартлар тудыру. Бу катлаулы бурыч буенча без зур команда белән эш итәбез. Без аларга эш табарга булышабыз – ир-ат өчен бу әһәмиятле. Сәламәтлекне кайгырту проблемасы да актуаль», – диде Гүзәл Удачина.

«Киләчәктә егетләребезнең кайтып тыныч тормышта яшәвен телим, аларны эш белән тәэмин итәрбез. Без аларны каршы алырга әзер», – диде ул.

Телемарафонның «Мин яратам сине, Татарстан!» дип аталуына ишарәләп, Татарстанны Казан буларак кына түгел, һәр муниципалитетын яратуын әйтте. Һәр районның үзенчәлеге, хәтта үз бәлеш рецепты бар», дип өстәде Гүзәл Удачина.

  • Бүген «Яңа гасыр» телеканалында 14 сәгатьлек телемарафон бара. Ул 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Студиягә җәмәгать, сәясәт эшлеклеләре, җырчылар, хезмәт династияләре, «Күрше фест» проектында катнашучылар һәм башкалар килә.
news_right_1
news_right_2
news_bot