Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гүзәл Удачина: Социаль координаторлар хәрбиләрне тыныч тормышка кайтарырга булыша
«Ватан сакчылары» дәүләт фонды социаль координаторлары хәрби зонадан өйләренә кайткан хәрбиләргә үз урыннарын табарга булыша. Бу хакта фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина «ВСЕ СВОИ» марафонында сөйләде.
«Безгә 23 яшьтәге егет мөрәҗәгать итте, ул инде махсус операциядә катнашкан, янә шул зонага кайту өчен контракт имзаларга ниятләгән иде. Бер караганда, барган бит инде. «Нәрсәгә тагын барасың» дигәч, «анда минем егетләр, минем команда, мин аларга ярдәм итәргә тиеш» ди. Безнең фонд бурычы – кешеләргә бу тормышка кайткач та, үз урынын табарга ярдәм итү», – диде Удачина.
«Ул ата-анасыз калган егет. Аны бик яхшы хатын тәрбияләп үстергән. Нәрсә белән шөгыльләнәсең килә, дип сорагач, уку турында сүз керде. Офицерга укуын дәвам итү тәкъдимен ул бик уңай кабул итте. Бүген ул танк училищесының 1 курс курсанты. Якын арада совет армиясенең офицеры итеп күрербез дип өметләнәбез», – диде Гүзәл Удачина.
Ул фондның социаль координаторларын бик игътибар белән сайлап алуларын әйтте. «Алар төрле өлкәләрдән килгән, араларында хәрбиләрнең хатыннары бар. Социаль хезмәтләрнең элеккеге хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәт ветераннары, югары профессиональ әзерлекле кешеләр бар. Аларның кешеләргә ярдәм итү сәләте зур, кешене тоемлый, хәленә керә, кәефен күтәрә беләләр», – диде.
Искәртеп үтик, бүген «ВСЕ СВОИ» телемарафоны барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырады.
Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карап, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңлап булды. Тамашачылар контракт буенча хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз