news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Удачина: Һәр хәрбинең гаиләсенә социаль координатор беркетелә

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторы махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә барлык мөһим сораулар буенча ярдәм күрсәтә ала. Бу хакта контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек буенча "ВСЕ СВОИ" телевизион марафоны кысаларында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

Әлеге структура эше быел 1 июньнән ил Президенты йөкләмәсе буенча барлык төбәкләрдә оештырылган. «Төп бурыч - махсус операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәт ветераннарына тыныч тормышка кайтырга булышу, аларның гаиләләренә ярдәм итү», - диде Удачина.

Бүген республикада 45 координатор эшли. Алар турында белешмә 598-33-55 номеры буенча бирелә. «Рәсми Татарстан» порталында да актив банерда фондның координаторлары турында мәгълүмат бар, дип искәртте фонд филиалы җитәкчесе.

Гүзәл Удачина сүзләренчә, фонд адресына 6 мең сорау буенча 3600 мөрәҗәгать килеп ирешкән. «Хәрби хезмәткәрләр, ялга җибәрелгән егетләр, аларның гаиләләре хәрби хезмәт буенча сораулары туса, безгә мөрәҗәгать итәләр", - диде ул.

«Хәрби хәрәкәт ветераннары - безнең өчен мөһим категория. Ветераннарга карата адреслы ярдәм күрсәтелә. Һәр хәрби хәрәкәт ветеранына, һәр хәрбинең гаиләсенә билгеле бер социаль координатор беркетелә. Гаилә ниндидер сорауларга юлыкса, социаль координатор ярдәм итәргә бурычлы. Социаль, юридик ярдәм буенча, медицина реабилитациясе һәм башкалар буенча ярдәм итә ала",- дип белдерде Удачина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100