Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Абилимпикс» чемпионатында татарстанлылар үзләре катнашкан номинацияләрдә финалга узды
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс» чемпионатында көч сынашкан Татарстан вәкилләре барысы да финалга узган.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта «Ватан сакчылары» Дәүләт фондының Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.
Ул Татарстанны 25 кешелек команда тәкъдим иткәнен искәртте: Лаештан – 7, Чаллыдан – 5, Түбән Камадан – 3, Казаннан, Биектаудан – 2шәр, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Тәтеш, Чистайдан берәр кеше. «Безнекеләр катнашкан барлык номинацияләрдә финалист булдылар. Сентябрьдә тренер, остазлар белән әзерлек дәвам итәчәк. Барысы да 30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә узачак илкүләм чемпионатка барачак. Республика командасын лаеклы тәкъдим итәрләр дип ышанабыз», – дип әйтте.
Гүзәл Удачина Татарстан вәкилләренең 15 компетенциянең 11ендә катнашканнарын искәртте. Бу түбәндәге номинацияләр: пилотсыз очкыч операторы; автомобильләрне ремонтлау; эретеп ябыштыру технологияләре; электрон җайланмаларны җыю-сүтү; пешекчелек; вокал; сәнәгать роботехникасы; веб-эшләнмәләр (программалаштыру); слесарь эше; фотография сәнгате; электромонтаж. Барлыгы 79 финалистның 16сы –Татарстанныкылар.
- Ярышларда 259 конкурсант көч сынашкан. «Пилотсыз очкыч операторы» компетенциясе аеруча популяр булган – анда үз осталыгын 50дән артык кеше сынап караган. Биш көн эчендә катнашучылар 500дән артык конкурс биремен үтәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз