news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Төхвәтова: Тукай китапларының тиражы һәм иллюстрацияләр белән бәйле «җәнҗал»

Гүзәл Төхвәтова: Тукай китапларының тиражы һәм иллюстрацияләр белән бәйле «җәнҗал»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

ТР Милли музеенда «Габдулла Тукай мирасы: ачышлар, эзләнүләр, музейлаштыру» темасына ачык лекция узды. Лекцияне Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре доценты Гүзәл Төхвәтова үткәрде. Музей мөдире Тукайның нәшрият эшчәнлеге турында кызыклы фактлар китерде. Бу хакта «Интертат» яза.

1908 елда балалар өчен «Юаныч», «Алтын Әтәч» китапларын бастырганда, шагыйрь алар өчен китап нәшриятыннан 25әр сум гонорар алган, дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова. Шунысы гаҗәп: Тукай бу китапларны 5 мең данә тираж белән бастырган. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, бу – искиткеч зур саннар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Нәшер ителгән китабында Тукай иллюстрацияләр дә куллана, чөнки рәсемле китап кыйммәтрәк бәядән сатыла торган була. Ләкин бервакыт шигырьләренә иллюстрация ясавын сорап, рәссамга мөрәҗәгать иткәч, шагыйрь белән кызганыч хәл була.

«Тукай Зверев фамилияле рәссамнан «Безнең гаилә» шигыренә рәсем ясавын сорый. Рәссам хәйләкәр булып чыга. Ул рус хрестоматиясеннән башка рәссамның идеясен ала, анда сурәтләнгән кешеләргә татар милли киемнәрен ясый да, Тукайга шул рәвешле тапшыра. Шагыйрьнең моңа бик ачуы килә. Ул аңа: «Ярар, кешеләрен идәнгә тезеп утырткан инде. Әмма шигырьнең төп герое булган песине кечкенә генә итеп, ә кулына чәшкә тоткан бабайны самавыр кадәр зур ясамаса да була иде» – дип белдергән», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

news_right_1
news_right_2
news_bot