news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Төхвәтова: Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Тукайның шаярып шалтыратуына үпкәләгән булган

«Мин барып, «кем?» дип соравыма, телефон аша берәү: «Ник янасың, ник көясең, Кайчан да син үлмисең!» – дип бер җыр әйтте», - дип яза актриса.

Гүзәл Төхвәтова: Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Тукайның шаярып шалтыратуына үпкәләгән булган
Абдул Фархан

Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова «Габдулла Тукай һәм татар театры» экскурсиясендә беренче профессиональ татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның истәлекләрен сөйләде.

«Тукай шаярырга яраткан. Ул абонемент кенәгәсендәге теләсә нинди номерга шалтыратып, үзенең шигырьләрен укый торган булган. Моны хәзер реклама дип тә аңлап була. Бервакыт ул шулай беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга шалтыраткан һәм бер шигырь укыган. Волжская истәлекләрендә Тукайга үпкәләве турында яза», - диде ул экскурсиядә.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләрендә Тукайның шигырь юлларын да китерә. «Мин барып, «кем?» дип соравыма, телефон аша берәү бер җыр әйтә: «Аклы ситса күлмәгеңне/ Ник туйганчы кимисең? / Ник янасың, ник көясең, / Кайчан да син үлмисең!» Җыр бетүгә телефонда сүз өзелде. Мин гаҗәпләнеп калдым», - дип яза.

Артистлар: «Без ничек тә чыдарбыз, без — ирләр, ә менә Волжскаяга читен, ул яшь кыз бала, ул бик уйлана! — дигәннәр. Бераз утыргач, Тукай китәргә җыенган һәм, телефонга килеп, мине чакырткан да югарыда, китерелгән җырны әйтеп чыгып киткән. Моның белән ул артистларны үз итеп каравын, аларның шул чактагы авыр тормышына керә белүен аңлата иде. Ул соңгы көненә чаклы артистларның дусты, сәхнә дусты булды», - дип искә ала актриса.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100