news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: «Үз телем» бәйгесен 2024 елда да дәвам итәсебез килә

Бүген Казанда татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенең финалы бара. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Үз телем» бәйгесенең 2024 елда да дәвам ителәчәген әйтте.

«Катнашучыларның барысы да финалга узмаячак. Бәлки кайберләре икенче елга узар. 2024 елда да «Үз телем»не дәвам итәсебез килә. 2021 елда катнашучылар реаль булмаган суммалар тәкъдим итә иде, яисә ул проектларны чынга ашыра алмаячаклары күренеп тора иде. Быел катнашучыларның презентацияләреннән чыгып, бик нык әзерләнгәннәрен күрәбез», – диде ул.

  • «Үз телем» бәйгесендә Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша.
  • Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум.
  • «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырылды. Нәтиҗәдә 5 проект авторы җиңү яулады. Алар арасында: сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистның «Яшел китап» өстәл китабы, «Бөҗәкләр алдаша беләме?» дип аталган сабыйлар өчен энциклопедия, татар теле комикслары һәм «SkyTat» онлайн-клубы. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100