news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Сәгыйтова: Тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр - бүген безнең таянычыбыз

Гүзәл Сәгыйтова: Тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр - бүген безнең таянычыбыз
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казанда җәйнең соңгы мәдәни-күңел ачу вакыйгалары турында сөйләде. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ул, кайвакыт бик күп чаралар үткәрелү һәм хәзер моның өчен вакыт түгеллеге турында хәбәрләр килүен, әмма кешеләргә таяныч кирәклеген билгеләп үтте.

«Кайвакыт безгә: «Бик күп чаралар үткәрәсез, җырлыйсыз һәм биисез, хәзер вакыты түгел, басынкырак булырга кирәк», - диләр. Әмма кешеләргә рухларын күтәрергә кирәк. Без бик борчулы вакытта яшибез, һәм күпләр үзләре өчен таяныч эзли, ә тел, мәдәният, гореф-гадәтләр – бүген безнең таянычыбыз. Эш таянычта гына да түгел, уртаклык, бердәмлек үзеннән-үзе көч бирә», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Казан мэриясе балконнарында 28 августта «Казан тавышы» музыкаль-шигъри перформансы, ә 27 августта Кабан күле ярында Камал театры артында «Бию көрәше» конкурсы узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot