news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: Сабантуй берничек тә Ысыах була алмый

«Без, мәҗүсилек чорын искә төшереп, ташлар ата башлыйбыз икән, халык, борылып, кайтып китәргә мөмкин», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Гүзәл Сәгыйтова: Сабантуй берничек тә Ысыах була алмый
Гүзәл Сәгыйтова
Владимир Васильев

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Сабантуйны, якут милли бәйрәме Ысыах кебек, мәҗүси элементлары белән үткәреп булмавын әйтте.

«Без Сабан туен Ысыах белән чагыштырабыз, ләкин Сабантуй берничек тә Ысыах була алмый. Беренчедән, Ысыахта бөтен кеше бер җирдә җыела, ә Казан Сабан туе, кеше артык күп булмасын өчен, элек-электән өч мәйданга бүленә. Икенчедән, Якутиядә милли гореф-гадәтләр мәҗүсилек белән кушылган. Аларның бөтен хәрәкәте мәҗүсилеккә барып тоташа. Бездә мәдәният диннән аерылган. Без, мәҗүсилек чорын искә төшереп, ташлар ата башлыйбыз икән, халык, борылып, кайтып китәргә мөмкин. Шуңа күрә монда бик сак булырга кирәк», - диде Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Гүзәл Сәгыйтова Казан Сабан туена халыкны милли киемнән килергә чакырды һәм анда фотозона булачагын әйтте. Шулай ук ул Сабантуйда тамашачы бәйрәмнең театральләштерелгән тарихын күрәчәк, дип ышандырды.

Якутларның Ысыах бәйрәме

Фото: © tatarstan.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100