news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: Татар телле бакча һәм мәктәпләрне рейдлар ярдәмендә күзәтәбез

Казан мэриясе сентябрьдән балалар бакчалары җитәкчеләре өчен милли мәгариф өлкәсендә семинарлар оештырырга планлаштыра.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова татар телле бакча һәм мәктәпләрне махсус рейдлар ярдәмендә күзәтеп торуларын әйтте.

«Бер ел эшләү дәверендә Казанның шактый бакча, мәктәпләрендә булырга туры килде. Бу рейдлар махсус ясала. Шул рәвешле татар телле бакча һәм мәктәпләрне үз күзәтүебез астында тотабыз. Һәм бик күп нәрсә җитәкчедән тора дигән нәтиҗәгә килдек. Әгәр дә җитәкченең омтылышы, эшләү теләге булса, ул башкаларда да эшләү дәрте кабыза, үз янына иң булдыклыларны җыя, яисә яшьләрдән менә дигән милли кадрлар әзерли», - диде Гүзәл Сәгыйтова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, балалар бакчалары җитәкчеләренең милли мәгариф өлкәсендә белемен арттыру өчен Казан мэриясе сентябрьдән ТЕД (авт. - формаль булмаган) форматта семинарлар циклын башлап җибәрергә планлаштыра. Узган ел мэрия татар теле укытучылары өчен, быел тәрбиячеләр өчен шундый семинарлар уздырды. Бу очрашуларның төп максаты мәктәпләрдә һәм бакчаларда татар теле дәресләрен кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итү иде.

Спикерлар инглиз, япон телләрен укыту буенча дөньядагы алдынгы методикалар һәм практикалар белән таныштырды. Гүзәл Сәгыйтова әлеге семинарларның видеоязмаларын «Ачык университет» сайтында да карарга мөмкин диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100