news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Сәгыйтова: Мәскәү артистлары катнашмаса да, «Казан тавышлары»на халык яратып җыела

Гүзәл Сәгыйтова: Мәскәү артистлары катнашмаса да, «Казан тавышлары»на халык яратып җыела
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансында башкалабыз театрларының төп актерлары чыгыш ясаячак. Мәскәүдән танылган артистларны чакыру бюджетка шактый кыйммәткә төшә, дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Баштарак «Казан тавышлары»на Мәскәүдән танылган йолдызларны чакыра идек. Хәзер исә алар булмаса да, халыкның бу проектны карарга яратып җыелуын аңладык. Соңгы елларда проектның финанслануы артмады, техника һәм башка хезмәтләр бәясе үсте. Шул сәбәпле, зур йолдызлар чакыру мөмкинлеге чикле», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Мәскәү артистларының гонорарлары 800 мең сумнан башлана. «Бер кеше өчен шулкадәр акча тотуны әлегә күз алдына да китерә алмыйбыз. Элек, өч-дүрт ел элек, бәяләр башка иде – 300 мең сумга да йолдызларны чакырып була иде», – дип ачыклык кертте ул.

Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, проектның төп катнашучылары – Казан артистлары.

«Илья Славутский, Искәндәр Хәйруллин – алар безнең проектның төп йөзе. Алардан башка «Казан тавышлары»н күз алдына китерү кыен. Шулай да, ел саен артистлар составында яңа исемнәр барлыкка килә. Быел, мәсәлән, Полина Малых, Тинчурин театрыннан Зөлфәт Закиров һ.б. катнаша», – диде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары.

  • «Голоса Казани – Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы 28 августта 20.00 сәгатьтә Кремль урамында була.

news_right_1
news_right_2
news_bot