news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: Казанда төп мәйдандагы Сабантуй прологы узган елгы тарихның дәвамы була

Гүзәл Сәгыйтова: Казанда төп мәйдандагы Сабантуй прологы узган елгы тарихның дәвамы була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Быел Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак Сабантуй прологы узган елгы тарихның дәвамы булачак. Авторлар төркеме дә үзгәрешсез калган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Ул Казанда Сабантуйның 23 июньдә өч мәйданда: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге Каенлыклар һәм Аккош күлендә узачагын искәртте.

«Быел төп мәйдандагы (авт. – Тынычлык бистәсендә) театральләштерелгән пролог узган елгы теманың дәвамы булачак. Бу – Идел буе Болгары тарихы, IX-X гасыр. Бәйрәм сюжетына милли гореф-гадәтләр кертелгән. Ул Гаилә елы һәм БРИКС уеннары белән дә бәйләнә», – дип сөйләде.

Ул быел да узган елгы иҗат төркеме эшләвен әйтте. Режиссер – Айдар Җәббаров, сценарий авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор – Алмаз Әсхәдуллин, хореограф – Чулпан Закирова.

«Узган елда без ябык идек, быел декорацияләр дә башка, без аларны әлегә күрсәтмибез. Ачык капкалар һәм тәрәзәләр булачак. Ягъни без кунакларга ачык», – дип өстәде Гүзәл Сәгыйтова.

Аның сүзләренчә, былтыр сценарий авторы Рүзәл Мөхәммәтшинга галим ярдәм иткән булса, быел андый ярдәмнән баш тартканнар.

«Ни өчен Рүзәлдән баш тартмадык? Чөнки ул өлгергән. Ул бик күп материаллар өйрәнде. Читтән яңа авторны чакырсак, тагын да җигелеп, барысын да өйрәнергә тур килер иде. Узган ел галимгә мөрәҗәгать иттек, аннан ул үзе тәнкыйтьләп тә чыкты. Быел галимнәр ярдәменнән баш тарттык. Пролог тарихи реконструкция түгел, без кунаклар өчен дә эшлибез. Моны сәнгати әсәр кебек кабул итәргә кирәктер», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100