news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: «Итил» фестивалендә без сәнгатькә яшьләр карашын күрәбез

«Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале 12 августта Казанның Горький паркында узачак.

Гүзәл Сәгыйтова: «Итил» фестивалендә без сәнгатькә яшьләр карашын күрәбез
Гүзәл Сәгыйтова
Салават Камалетдинов

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Итил» фестивалендә сәнгатькә яшьләр карашын күреп була дип саный.

12 августта Казанның Горький паркында «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале узачак. Мәдәни чаралар көндезге 12 сәгатьтән кичке 10га кадәр барачак. Фестивальдә Идел буе төбәкләреннән килгән артистлар катнашында киң музыкаль программа тәкъдим ителәчәк. Шулай ук анда кул эшләнмәләре, милли ризыклар күргәзмә-ярминкәсе, балалар өчен мастер-класслар узачак.

«Без дулкынланып өченче мәртәбә «Итил» фестивален каршы алабыз. Ул Идел буе төбәкләрендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, сәнгатен яшьләр күзлегеннән аңларга мөмкинлек бирә. Без традицион мәдәнияткә күнеккән, ә заманча форматны бөтен кеше дә кабул итеп бетерми. Гомумән, буыннар арасындагы каршылык табигый күренеш», - диде Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Оештыручылар сүзләренчә, «Итил» фестивалендә мәдәнияткә, сәнгатькә заманча караш булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100