news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: «Итил» фестивале - ул халык традицияләренә заманча караш

Гүзәл Сәгыйтова: «Итил» фестивале - ул халык традицияләренә заманча караш
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казан мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат очрашуында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Итил» фестиваленең традицияләргә яңача карарга ярдәм итүен ассызыклады.

«Итил» фестивале – ул халык традицияләренә заманча караш. Монда бераз гына альтернатив юнәлеш тә бардыр. Әлеге фестивальда без Мәскәү, Санкт-Петербург, Марий Эл, Уфадан, ягъни Идел елгасы берләштергән халыкларны җыябыз», – диде ул.

Гүзәл Сәгыйтова «Итил» фестивалендә төрле милләт вәкилләренең эшләрен дә күрергә мөмкин булуын әйтте. «Мәсәлән, «Печән базары»нда без яшь татар дизайнерларының эшләрен тәкъдим итсәк, «Итил»дә Марий Эл, Уфа, Мордовия, Удмуртиядә нинди кызыклы юнәлешләр барлыгын күрергә, дизайнерларның эшләре белән танышырга була», – ди ул.

Быел «Итил» фестивале 10 августта Горки паркында узачак. «Әлегә 10 август, дип торабыз, әмма вакытын күчерергә дә мөмкинбез», – дип, искәртте шулай ук Гүзәл Сәгыйтова.

  • «Итиль» - ул яңа этник мәдәният фестивале һәм күрше төбәкләр арасында тәҗрибә алмашу өчен ел саен уздырыла торган мәйданчык. Быел фестиваль дүртенче тапкыр уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100