Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гүзәл Сәгыйтова III «Гәүһәр» балалар фестивале турында: Милли мәдәниятебез аша нур иңсен
«Гәүһәр» проектында катнашкан 1300гә якын баланың 500е зур сәхнәдә имтихан тотты.

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» проектының йомгаклау чарасы – III «Гәүһәр» балалар фестивале булды. Проектта катнашкан 1300гә якын баланың 500е якыны нәфис сүз, бию, җыр, музыка уен коралларында уйнау буенча осталыкларын күрсәтте. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Гәүһәр ул – кыйммәтле, затлы таш дигән сүз. Балалар, чыннан да, безнең асылташларыбыз. Милли мәдәниятебез аша әлеге ташларга тагын да нур, җылылык иңсен! Балалар белән эшләү - безнең өчен иң мөһиме. Бу өлкәдә Казан мэриясенең эшләре шактый, «Апуш» балалар студиясе, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты, «Татар кызы, Татар егете», «Саумы, Казан!», «Үз телем» бәйгеләре, «Сәйяр», «Гәүһәр» фестивальләре, татар телен өйрәтү курслары. Әлеге эшләр башында Казан мэры Илсур Метшин тора», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссиясенә дә рәхмәт әйтте. «Шактый чараларыбыз аларның ярдәме белән тормышка ашырыла. «Гәүһәр» фестивален исә без өченче тапкыр уздырабыз. Бу эшнең төп өлеше – ул татар телендә сүз сәнгате, хореография, җыр, уен кораллары буенча дәресләр. 20 дәрес эчендә өйрәнгәннәрнең нәтиҗәсен бүген күрдек. Балаларның күбесе зур сәхнәгә беренче тапкыр чыкты. Шуңа күрә чыгышларын тәнкыйть аша түгел, ярату күзләре белән карадык», - диде.
«Гәүһәр» проекты 2024 елның октябрь-гыйнвар айларында Казан мэриясе һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Казанның 46 мәктәбендә, 20 балалар бакчасында 56 остаз меңнән артык мәктәп укучысын һәм бакчаларда тәрбияләнүче 250 баланы татар биюе хәрәкәтләре, сөйләм осталыгы, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәтте.
Фестивальне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова, Татарстан Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова һ.б. тамаша кылган.
Чара «Апуш» студиясе шәкертләренең «Пар ат» шигыренә степ композициясе белән башланды. Кичә дәвамында бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә төре очрашты. Мәктәп укучылары, бакчаларда тәрбияләнүчеләр татар биюләрен башкарды, татар язучылары, шагыйрьләре әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды, театральләштерелгән тамаша күрсәтте, шулай ук Бөек Ватан сугышы темасына багышланган номерлар да бар иде, диелә хәбәрдә.
«Гәүһәр» проекты яшь булуга карамастан, үзенең масштаблылыгы белән сокландырды. Фестивальнең форматы укытучыларның күңеленә аеруча хуш килде, чөнки монда берничә сәнгать төрен тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Әлеге форматта эшләү укучыларга һәм педагогларга кызыклы, мавыктыргыч булды. «Гәүһәр» проектына укучылар исеменнән, шәхсән үземнең исемнән бик зур рәхмәтемне белдерәм!», – диде Татарстанның атказанган артисты, остаз Ирек Кашапов. Аның укучылары Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» әсәреннән өзек күрсәтте.
«Гәүһәр» проекты остазлары арасында Камал, Тинчурин, Кариев, «Әкият» курчак театрлары артистлары, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле солистлары, төрле оешмаларда эшләүче педагог-хореографлар, җырчы, музыкантлар бар иде. Җыр һәм уен коралларында уйнарга өйрәткән остазлар сәхнәгә чыгып, укучылары белән номерлар башкарды. Фестивальдә катнашкан остазларга Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Моңа кадәр әлеге проектта мин биюләрне сәхнәгә җыючы буларак катнаша идем. Быел остаз буларак та үземне сынап карыйсым килде. Күңелдә башта курку хисе булды, чөнки балалар профессиональ дәрәҗәдә бию белән шөгыльләнми. Хәзерге балаларны, бигрәк тә егетләрне бию белән кызыксындыру авыр. Үземнең яшь чакларым да искә төште. Әлеге тәҗрибә бик тә ошады. Проект тагын да үссен, киләсе елларда да бик теләп катнашыр идем», – диде биюләрне сәхнәгә куючы, «Гәүһәр» проекты остазы Миләүшә Гыйльметдинова.
Чараның сценарий авторы – Гөлүсә Батталова, режиссеры – Алия Фәйзрахманова, музыкаль бизәлеш өчен Ильяс Фәйзрахманов җавап бирде. Концертны Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Гәүһәр» проекты остазы Резедә Сәләхова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Кәрим Галиев һәм Зәйнәп Хөснуллина алып барды, дип хәбәр итте Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз