news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Сәгыйтова: «Гәүһәр» фестиваленең төп принцибы - яңа балалар белән эшләү

Гүзәл Сәгыйтова: «Гәүһәр» фестиваленең төп принцибы - яңа балалар белән эшләү
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

12 февраль көнне Казанның «Сәйдәш» концертлар залында IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. Бер сәхнәдә 500дән артык бала чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм фестивальнең режиссеры Алия Фәйзрахманова сөйләде.

  • 2022 елдан башлап Казан Мэриясе тарафыннан оештырылучы «Гәүһәр» проектында мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хореография, сүз сәнгате, вокал һәм милли музыка коралларында уйнау серләренә төшенәләр. Дәресләрне танылган артистлар, хореографлар, дикторлар һәм музыкантлар алып бара. Еллык программаның нәтиҗәсе буларак, укучылар үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иткән масштаблы йомгаклау концерты оештырыла.

Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, фестивальнең төп принцибы — сәхнә тәҗрибәсе булмаган яңа исемнәрне ачу.

«Бар шундый конкурслар - анда һаман да бер үк балалар катнаша. Ул җайлырак, әлбәттә, аның нәтиҗәләре дә әйбәтрәк була. Ләкин безнең төп принцип - кабатланмаска һәм яңа балалар белән эшләү», - дип ассызыклады ул.

Фестиваль режиссеры Алия Фәйзрахманова сүзләренчә, быелгы катнашучыларның яртысыннан күбрәге сәхнәгә тәүге тапкыр чыгачак. Аның фикеренчә, «Гәүһәр» балалар өчен зур сәнгать дөньясына беренче адым ясау мәйданчыгы булып тора.

«Кайбер балалар мавыгып китеп театр, хореография түгәрәкләренә йөри башлыйлар һәм без аларны башка фестивальләрдә дә күрәбез», - дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Алия Фәйзрахманова билгеләгәнчә, быелгы программага беренче тапкыр курчак театры жанры да кертелгән. Бу юнәлеш буенча «Әкият» татар дәүләт курчак театрыннан ике остаз чакырылган, алар фестивальдә үз эшләрен тәкъдим итәчәк.

«Шулай ук безнең быел концерт юбиляр авторлар белән корылган булачак. Монда Габдулла Тукай белән Муса Җәлил генә түгел, шулай ук Сара Садыйкова, Һади Такташ белән бәйле номерлар да булачак», – дип сөйләп үтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot