news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: «Безнең җыр» проектындагы җырларны яздырачаклар һәм клип төшерәчәкләр

Гүзәл Сәгыйтова: «Безнең җыр» проектындагы җырларны яздырачаклар һәм клип төшерәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, «Безнең җыр» лабораториясе – проекты кысаларында иҗат ителгән җырларны тавыш яздыру студиясендә яздырачаклар һәм аларга клип төшерәчәкләр. Бу хакта ул Казан Ратушасында 2024 елда Казан мэриясе оештырган милли чараларга һәм проектларга багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.

«Җырларның аудиоязмаларын яздыру өчен беренче тапкыр бераз гына акча бирделәр. 17 җырның аудиоверсиясен яздырабыз һәм җиде җырның клибын төшерәбез. Бу безнең өчен беренче тәҗрибә. Клип җырлар дәрәҗәсендә үк түгелдер, чөнки халык өчен эшләнә. Диссонанс булмасмы икән дигән курку да бар. Киләсе елда «Безнең җыр» лабораториясе уздырылмаска мөмкин, әмма лабораториядә туган җырлар башкарылыр дип беләм», - диде ул.

Аның сүзләренчә, сайлап алынган җырларга клип белән аудио яздырачаклар. «2025 елда шуларны популярлаштыру өчен эшләргә җыенабыз, аларны халыкка ишеттерәсе килә», - дип өстәде Гүзәл Сәгыйтова.

Түгәрәк өстәлнең алып баручысы Айсылу Лерон «Безнең җыр» проектының 2023 елда башланып, 2024 елның язында тәмамлануын искәртте. «Язын «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концерты булды. Команда вәкилләре композитор, шагыйрь һәм җырчыларны берләштергән командалар оештырып, эксперименталь рәвештә бергәләп эшләде», - диде ул.

«Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева «Безнең җыр»ны үзенчәлекле проект дип атады. «Ул шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән 2020-2021 елларда булган идеяләрдән чыгып эшләнде. «Безнең җыр» 2021 елда узган булса, 2023-2024 елларда икенче проект буларак оештырылды», - диде ул.

«Аны башкарып чыгу җиңелләрдән булмады. Монда, беренче чиратта, бу өлкәдә үзеңнең белемең булырга тиеш, чөнки җырларның тематикасын, жанрын, темп һәм ритмын белер өчен тәҗрибә, белем туплау мөһим. Шуңа күрә без Миләүшә Хәйруллина, Эльмир Низамов белән белән икенче проектны төгәлләштереп, жанрларын да уйлап, шобага үткәреп, командаларга бүлеп, 32 яңа җыр иҗат иттек», - дип аңлатты Лилия Гәрәева.

Ул әлеге проектның төп максаты дип җыр, музыка, композиторлык өлкәсендә, шигьрияттә профессиональ шәхесләрне туплап, яңа җырлар тудыруны әйтте. «Оркестрга кушылып бөтен җырчы да җырлый алмый, моның өчен консерватория бүлегендә белем алган композитор, җырчылар булырга тиеш. Яшьләрне туплап, сентябрьдән алып майга кадәр ике этаптан торган лаборатория дәвам итте һәм филармониядә бик матур, үзенчәлекле, профессиональ дәрәҗәдә концерт булды», - диде ул.

«Монда композитор Ильяс Камалның да өлеше бик зур, чөнки татарча оркестрга аранжировкалар эшләү бөтен музыкантларга хас әйбер түгел. Ильяс татар музыкасының нечкәлекләрен аңлап, бу җырларга үз төсмерләрен кертеп, аранжировкалар эшләгән кеше. Әлеге үзенә күрә матур яңгыраш белән башкарылды», - диде Лилия Гәрәева.

Гүзәл Сәгыйтова тамашачыларны 15 декабрьдә филармониядә булачак Әлфия Авзалованың «Кайтаваз» концертына чакырып калды. «Бу безнең Әлфия апа аша «Калеб»леләрне күрсәтү һәм «Калеб» аша Әлфия апа иҗатын яңарту булачак. Шундый концертларның дәвамы булыр дип өмет итәбез. Бу үзебезгә дә бик кызык. Зур эш. Монда Зөлфия апа Авзалованың да ролен әйтергә кирәк, ул булмаса, беренче проект тумас та иде», - дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100