news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: Балконда шигырьләр уку халыкка шигърияткә якынаерга мөмкинлек бирә

Казанда икенче тапкыр артистлар катнашында «Казан тавышлары» театральләштерелгән перфоманс оештырдылар.

Гүзәл Сәгыйтова: Балконда шигырьләр уку халыкка шигърияткә якынаерга мөмкинлек бирә
kzn.ru, Денис Гордийко

Казан Мэриясе бинасы балконнарында «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформанс узды. Әлеге локация берничә сәгатькә театр сәхнәсенә әверелде.

Проектның авторы – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. «Мондый чаралар халыкка шигърияткә якынаерга, заманча авторларның иҗаты белән танышырга һәм һәрвакыт актуаль булып калган классик шигырьләрне яңача укырга мөмкинлек бирә. Оркестр башкаруындагы җанлы музыка, профессиональ артистлар, вокалистлар – берсе дә тамашачыларны битараф калдырмады», – диде ул.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары әлеге перформансны оештыруга ышаныч белдерүе өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте. «Кайсы шәһәрдә мэрия үз бинасында шундый чараны уздырырга ризалашыр иде? Актерларның әлеге проектка кушылырга ризалашуларына һәм режиссерлар белән берлектә аны тормышка ашыруларына шатмын», – ди Гүзәл Сәгыйтова.

Кичәдә шагыйрь Роберт Рождественскийның «Хатын-кыз монологы» әсәрен Россия театр һәм кино артисты Екатерина Климова укыган. Ул шушы әсәр белән инде күптәннән чыгыш ясарга теләгәнен җиткерде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Казан – матур туристик шәһәр, минемчә, казанлылар һәм кунаклар үзәк урамнан узганда мондый перформансны күреп шаккаткандыр. Бу җәйге кич аларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткән дип уйлыйм. Мондый чараларны шушындый гадәти булмаган форматта уздыру – шәп идея», – дип саный актриса.

«Былтыр үземне «күктә» ничек хис итүем билгесез иде. Быел әзерләнеп килдек, үзем дә катнашудан күбрәк ләззәт алдым. Сценарий авторы, режиссерлар, оештыручылар кызыклы программа әзерләгән: шигырьләр, музыкаль композицияләрдән кала, диалоглар да кертелгән, тулы бер сюжетлы тарих килеп чыккан. Тамашачыларга да кабул итүе рәхәт һәм җиңел булгандыр», - диде Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова

Аның фикеренчә, халык «зәвыклы бәйрәмгә» сусаган. «Тамашачыларның күплеген күреп, «аһ» иттем. Бар халык, сулыш та алмыйча, мөкиббән китеп, балконнарга карап, тыңлап торды, җырларны, шигырьләрне яратып кабул итте. Командабыз белән шушындый бәйрәм бүләк итә алуыбыз белән бәхетлебез», – диде ул.

Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, Качалов театры артистлары Павел Лазарев, Алена Козлова, Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов, Кариев театры артисты Булат Гатауллин, Казан яшь тамашачы театры артисты Илфат Садыйков катнашкан.

Шулай ук Череповец шәһәренең Камера театры артисты Игорь Горчаков; саксофончы Муса Маликов (Германия), Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры хоры артисты Иркен Мостафин, яшь җырчылар Игнат Изотов, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов чыгыш ясаган.

  • Кичә дәвамында тамашачылар Владимир Маяковский, Евгений Евтушенко, Роберт Рождественский, Мөдәррис Әгъләмов, Николай Заболоцкий, Наталья Тарвердян, Равил Бохараев, Роза Кожевникова, Алексей Остудин, Сергей Малышев, Ренат Харис, Эльмира Зәйналова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Резеда Гобәева шигырьләрен ишетте.
  • Перформансның режиссерлары – Татарстанның халык артисты Радик Бариев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Старикова, режиссер ассистенты – Резедә Хәсәнова, сценарий авторы – Резедә Гобәева.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100