news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гутерриш Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачагын раслады

Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачагын раслады. РФ тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Вершинин шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без Нью-Йоркта чагында Гутерриш РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты, ул Казанда узачак әлеге форумда катнашуга җитди әзерләнүен, ягъни анда катнашачагын раслады», - дип белдерде дипломат VIII Халыкара омбудсменнар конференциясе кысаларында.

Элегрәк БМОның Мәскәүдәге Мәгълүмати үзәге директоры Владимир Кузнецов «Татар-информ» агентлыгына БМО генераль секретареның Казанда узачак саммитка киләчәге хакында әйткән иде.

Уналтынчы БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк. 30дан артык илнең лидеры саммитта катнашачагын раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot