Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гущин 2045 елга кадәр мәдәни мирасны саклау программасын яңарту турында хәбәр итте
РФ Хөкүмәте 2025-2045 елларга Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын саклау программасын һәм аны гамәлгә ашыру планын әзерли. Моңа бәйле рәвештә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты шул ук чорга төбәк программасын актуальләштерергә тиеш. Бу хакта ведомство җитәкчесе Иван Гущин хәбәр итте.
Комитет матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, программа күрсәткечләре арасында түбәндәге мәсьәләләр булачак:
- канәгатьләндерерлек хәлдәге объектлар өлеше;
- объектларның хуҗалык әйләнешенә җәлеп ителүе, аларны 2030 елга канәгатьләндерерлек хәлгә китерү;
- гражданнарның мәдәни мирас объектларын саклау эшеннән канәгатьлеге дәрәҗәсе;
- тарихи җирлекләр территорияләренең расланган чикләре, саклау предметлары һәм шәһәр төзелеше регламентлары саны.
Бүген Татарстанда 5957 объект дәүләт саклавында. РФ халыкларының мәдәни мирас объектлары бердәм дәүләт реестрында федераль әһәмияттәге 446 объект, төбәк әһәмиятендәге 1,1 мең объект һәм җирле әһәмияттәге 369 объект бар. Шулай ук Татарстанның 3398 мәдәни мирас объекты ачыкланган объект статусына ия (аларга саклау йөкләмәләре кагылмый).
Аерым уникаль территорияләргә тарихи җирлек статусы бирелгән. Биредә саклана торган архитектура һәйкәлләренең 70 процентка якын өлеше урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз