news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гурбангулы Бердымөхәммәдовның әнисе вафат булу сәбәпле, Минтимер Шәймиев кайгы уртаклашты

Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовның әнисе Огулабад эдже Бердымөхәммәдова вафат булган. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Гурбангулы Бердымөхәммәдовның кайгысын уртаклашты.

«Әти-әнинең якты дөньядан китүе – бик авыр югалту, әмма безнең күңелдә һәм хәтердә алар һәрвакытта да зирәклек һәм игелек уты булып калачак, әти-әнинең үлемсез мәхәббәте исә безгә гел көч биреп тора», - диелә телеграммада.

Шәймиев Бердымөхәммәдовның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашуын билгеләп үтте.

Искәртеп узабыз, элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Гурбангулы Бердымөхәммәдовка кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100