news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гурбангулы Бердымөхәммәдов ислам илләренә Бердәм энергетика поясы булдырырга тәкъдим итте

Ислам илләре Бердәм энергетика, инфраструктура һәм транспорт коридоры, Ефәк юлның заманча аналогын булдырырга мөмкин. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының панель сессиясендә төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстан Халк Мәслихәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

«Ислам илләре Евразиянең Бердәм энергетика, транспорт һәм технология поясын булдырырга тиеш дип саныйм. Мондый конфигурация товарлар һәм хезмәтләр китерүнең иң кыска юлларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Стратегик мәгънәдә бу пояс тарифларны киметә, илләр эчендәге атмосферага һәм бөтен Евразия халкының сәламәтлегенә уңай йогынты ясый алырлык глобаль күпер булачак», - дип белдерде ул.

Ул белдергәнчә, бүгенге шартларда Ислам дөньясы бөтен дөньяның икътисади үсеш локомотивы булырга мөмкин.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы»стратегик караш төркемен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot