news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гурбангулы Бердымөхәммәдов ислам илләре мәдәни мирасын саклау буенча тәкъдимнәрен әйтте

Гурбангулы Бердымөхәммәдов ислам илләре мәдәни мирасын саклау буенча тәкъдимнәрен әйтте
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Төрекмәнстан Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) белән хезмәттәшлек итү өчен тәкъдимнәр әзерләгән. Аларны бүген Казан Ратушасында ислам дөньясы мәдәният министрлары корылтаенда төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов яңгыратты.

Ул март аенда Төрекмәнстанга ИСЕСКОда күзәтүче статусын бирүне сорап хат юллаганнарын әйтте. Шул җәһәттән ИСЕСКО, ОИС (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы) дәүләтләре белән хезмәттәшлекне ныгыту буенча тәкъдимнәр дә әзерләгәннәр.

«Беренчесе – тарихи мирас. Төрекмәнстан ИСЕСКОның ислам илләренең мәдәни мирасын саклау һәм баету буенча озак вакытка исәпләнгән стратегиясен әзерләргә кирәк дип саный. Тикшеренүләрне өйрәнү генә түгел, ислам илләрендә ислам мәдәни мирасын әдәби хезмәтләр, кинематография , виртуаль музейлар, онлайн галереялар аша киң катламга таныту буенча эш алып бару мөһим», – диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.

Икенче тәкъдим мәгариф һәм мәгърифәтчелеккә кагыла. Ул «Ислам шигърияте диалогы: зирәклек һәм бәйләнеш» программасын гамәлгә кертү кирәк дигән фикердә. «Җәмәгатьчелекне борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр ислам шигърияте һәм фәлсәфәчеләр фикере, фәлсәфи тәгълимат белән таныштыру кирәк. Тарихи үзенчәлекләре кызыклы. Бөтендөнья ислам шигърияте антологиясен булдырырга тәкъдим итәм. Аңа ислам дөньясы фикер ияләре, фәлсәфәчеләрнең әсәрләрен кертеп булыр иде», – ди төрекмән халкының милли лидеры.

Өченче тәкъдим ислам дөньясының «акыллы шәһәрләр» концепциясен үстерү белән бәйле. «Ислам дөньясында, шул исәптән, Төрекмәнстанда «акыллы шәһәрләр» булдыруга дәүләт сәясәте юнәлеше буларак карарга кирәк. «Акыллы шәһәр» төшенчәсе – ул акыл, иҗат, архитектура, мәдәният, фән, технологияләр кушылмасы. Белем, тәҗрибә уртаклашуны җайга салу кирәк. Безнең тәкьдимнәр исәпкә алыныр дип ышанабыз, – диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.

Ул «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумының киң юнәлешләр спектры буенча хезмәттәшлек өчен мохит һәм шартлар тудыруын искәртте.

«Глобаль үзгәрешләр шартларында мәдәни күптөрлелекне, традицион кыйммәтләрне саклау мөһим. Бу җәһәттән халыкара оешмаларның гуманитар багланышларны ныгытуда роле зур», – диде. Ул яшьләр белән эшләүнең әһәмиятен һәм ислам илләренең мәдәни мирасына якынайту аша яңа буынның зиһен потенциалын үстерү кирәклеген билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot