news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бердымөхәмәдов KazanForum кысаларында Ислам инициативасын эшләргә тәкъдим итте

Төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе (парламентның югары палатасы) Гурбангулы Бердымөхәмәдов «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнаша. Утырыш Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында уза.

«Тынычлык, үзара аңлашу һәм ышаныч хакына бу форумда Ислам инициативасын эшләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм. Аны килешенгән алымнар һәм тәкъдимнәр комплексы, ислам кагыйдәләре нигезендә төзелгән үзенчәлекле юл картасы итеп күзаллыйм. Бу хакта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм башка халыкара структуралар белән фикер алышу максаты урынлы дип саныйм. Бергә текстны эшләргә һәм аны Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе сессияләренең берсендә рәсми документ буларак тәкъдим итәргә», – дип белдерде ул.

Милли лидер Россиянең ислам илләре белән мөнәсәбәте ныгуын ассызыклады.Ул бу юнәлештә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эшен билгеләп үтте.

«Рөстәм Миңнехановның сәясәтче һәм дипломат буларак эше нәтиҗәсендә күп кенә дәүләтләрнең ихтирамлы-ышанычлы мөнәсәбәтләре төзелә. Без бу юнәлештә зур уңышлар күрәбез», - дип ассызыклады ул.

Ул быел төрекмән әдәбиятының бөек классигы Махтумкули Фрагиның 300 еллыгы булуын искәртте. «Россиядә, Татарстанда аның истәлегенә төрле чаралар уза. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бездә мондый ярдәмне югары бәялиләр», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100