Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан Запорожье, Херсон өлкәләренә, шулай ук Луганск һәм Донецкига йөк китерделәр
Россиянең яңа төбәкләренә Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк озаттылар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советында. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, Дәүләт Советы Аппаратының эшләр идарәчесе Булат Хәсәнов, шулай ук Лениногорск районы хакимияте вәкилләре Донбасста гуманитар миссия белән булды.
Йөкне Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына китерделәр.
Хәрбиләрнең үтенече белән махсус хәрби операция зонасына кирәкле материаллар һәм җиһазлар (техника өчен запас частьләр, җепселле-оптик челтәрләр өчен җиһазлар, газ баллоннары, электр инструментлары, маскировка челтәрләре, азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары, солдатларның гаиләләре һәм якыннарыннан исемле посылкалар) җибәрделәр.
Гуманитар ярдәм җыюда бизнес вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм Лениногорск халкы катнашты. Түбән Каманың «Химпродукт-НК» ҖЧҖ һәм Уфаның «Уфанет» АҖ үз өлешен кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз