news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гуманитар ярдәм төялгән йөк автомобильләре колоннасы Чаллыдан Лисичанскига юл тотты

Чаллыдан шефлык ярдәменең чираттагы партиясен озаттылар. 6,7 миллион сумлык гуманитар йөкне өч автомобильгә бүлделәр – һәркайсына егермешәр тонна. Автокала мэриясенең телеграм-каналында шуның фото һәм видеосы чыкты.

Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә катнашты һәм беренче чиратта машина йөртүчеләр белән аралашты.

«Саваплы эш башкарасыз. Анда кешеләр бик авыр хәлдә. Шуңа күрә сезнең ярдәмегез бик тә кирәк. Анда безнең егетләр эшли, шуларның берсе – Рөстәм Гатин. Алар тәүлегенә 5 мең порциягә кадәр кайнар ризык әзерли. Бу эшне урамда, йөрәк кушуы буенча башкаралар. Сезне анда зарыгып көтәләр», - дип мөрәҗәгать итте ул аларга.

«Димәк, илтеп җиткерәчәкбез, барысы да яхшы булачак», - дип җавап бирде машина йөртүчеләрнең берсе.

Машиналарга он, шикәр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм кайнар аш әзерләү өчен кирәкле башка әйберләр төяделәр. Азык-төлекнең күп өлеше шәһәр хисабына сатып алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100